Рөстәм Миңнеханов: “Терлекләрнең баш санын саклау һәм язгы кыр эшләре – ТР өчен төп өстенлекләр әнә шул”

11.04.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексын үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары Советы утрышында катнашты.
Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков җитәкчелегендә Самарада узды. Чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, агробизнес вәкилләре катнашты.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы округ өчен икътисадның төп тармагы санала. “Россия авыл хуҗалыгы продукциясе производствосының дүрттән бер өлешенә якыны Идел буе федераль округында тупланган, - диде ул. – Үсемлекчелек һәм терлекчелек тармаклары зур үсеш алган”.
Узган елның җәендә округта корылык хөкем күрде, бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә нык чагылыш тапты. Тулаем алганда, Идел буе федераль округы буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 2009 ел белән чагыштырганда 53 процентка кимеде. Чәчүлек мәйданнарының 38 процентында (9 миллион гектарга якын) авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыкты. Мәйданнарның 80 процентка якыны иминиятләштерелмәгән булу да хәлне катлауландырды. Шуның хисабына округның ашлык белән тәэмин ителеше ихтыяҗның бары тик 31 процентын гына тәшкил итте, соңгы унъенлыкта иң түбән уңыш (6,5 миллион тонна ашлык) җыеп алынды.
Григорий Рапота билгеләп үткәнчә, округта көзге культуралар узган елга караганда 30 процентка азрак мәйданда чәчелгән. Шул ук вакытта округта терлек һәм кош ите җитештерүдә уңай динамика сакланган. “Безнең авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре федераль үзәк ярдәменнән, дәүләт ярдәме механизмнарыннан башка әлеге авыр елны үткәреп җибәрә алмас иде”, - диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле.

Бүген язгы чәчүлек мәйданнарын арттырырга кирәк, дип белдерде утырышта Виктор Зубков. Язгы чәчүлекләрнең мәйданын арттыру зур финанс ресурслар, орлык, техника, ягулык-майлау материаллары, шулай ук кредит таләп итәчәк. “Бу мәсьәләләр барысы да РФ Хөкүмәте контролендә”, - диде Виктор Зубков. Быел дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 125 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, орлык һәм минераль ашламалар сатып алу өчен өстәмә 1 миллиард сум каралган. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, бүген орлык белән тәэмин ителү 99 процент тәшкил итә. Ашламалар җитештерүчеләр ассооциациясе һәм Агросәнәгать берлеге белән килешү төзелгән, бәяләр 12,8 проценттан артмаска тиеш.
Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов докладында, Россия Хөкүмәтенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен катлаулы елда агросәнәгать комплексына үз вакытында ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. 2010 елның көзендә кабул ителгән стратегик карар ашлык базарын тотрыклы итәргә мөмкинлек бирде, диде ул.
Бүген Татарстан җитәкчелеге өчен терлекләрнең баш санын саклап калу һәм язгы кыр эшләрен оештыру өстенлекле мәсьәлә булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада оператив штаб оештырылган, бу мәсьәләләр өчен ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җавап бирә.
2010 елның көзендә республикада 2 миллион гектар мәйданда туфрак эшкәртелде, 350 мең гектарда җирнең сөрү катламы тирәнәйтелде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстанда 733 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән. “Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында кайбер проблемалар булса да, гомумән алганда, уҗымнарны саклап калырбыз дип өметләнәбез, хәзер аларны эшкәртергә әзерләнәбез”, - диде Татарстан Президенты.
“Иң мөһиме туфракта дымны саклап калырга кирәк, - диде ул. – Быел кыш республикада 256 мм кар яуды, бу нормадан тыш 64 процент дигән сүз".
Республикада терлек азыгы культуралары структурасы да үзгәртелгән: кукуруз мәйданнары 50 мең гектарга арттырылган. Шулай ук көнбагыш белән рапс мәйданнарын да арттыру ниятләнә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанның 295 мең тонна орлыгы бар, шулай ук кукуруз, шикәр чөгендере орлыгын һ.б. сатып алу өчен килешүләр төзелгән. Республика бюджетыннан минераль ашлама алу өчен 1,5 миллиард сум бүлеп бирелгән.
Язгы кыр эшләрен оештыру өчен 1 миллиард сумлык ягулык-майлау материаллары кирәк.
Язгы кыр эшләренә техниканы әзерләүгә килгәндә, язгы агрегатлар буенча әзерлек 98 процент тәшкил итә, туфракны эшкәртү машиналары буенча - 99 процент, бу тармакта 3,5 мең эшче хезмәт куя.