Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү, Россия төбәкләренең берсе буларак Татарстан Республикасына үзен дөньяви бергәлеккә танытырга, Россияне ачык һәм спорт державасы итеп күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Универсиада. Бизнес һәм үсеш өчен мөмкинлекләр.” конференциясендә белдерде. Конференцияне “Ведомости” газетасы оештырган.
Бүген Татарстан Республикасы һәм “Сочи-2014” Оештыру комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Сочи-2014” Оештыру комитеты генераль директоры Дмитрий Чернышенко кул куйды. Имзалау процедурасы бүген Мәскәүдә, “Универсиада. Бизнес өчен мөмкинлекләр” конференциясе кысаларында узды.
Алманиянең Wermuth Asset Management компаниясе Татарстанга энергия, ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә технологияләрне үстерүгә инвестицияләр җәлеп итәргә ниятли. Шул максатлар өчен махсус инвестиция фонды төзү перспективалары бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге компания җитәкчелеге белән очрашуында каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин, “Ак Барс” банкы Директорлар советы рәисе Роберт Мусин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.