Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде

28.05.2011

Мәскәүдә Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин белән очрашты. Очрашуда төбәкнең 2011 ел эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

4 айда 400 миллиард сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Нефть химиясе, машина төзелеше кебек тармакларда үсеш күзәтелә. 2010 елда республика 1 трлн. 44 млрд. чиген узды, дип искәртте ул.
Татарстан Республикасы башлыгы узган ел корылык булу сәбәпле, агросәнәгать комплексына федераль хөкүмәт ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны Түбән Камада “ТАНЕКО” проектының төп нәтиҗәләер белән таныштырды. Проектта 200 млрд. сум үзләштерелгән, аның 16,5 млрд. сумы – РФ Инвестиция фонды акчасы.
Эшлекле очрашуда Татарстан башлыгы Казанда 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек, шул исәптә 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы төзелеше барышы турында белдерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республикада тагын бер проектны гамәлгә ашыру нияте турында белдерде. Төбәктә машина төзелеше үсеш алган һәм республика эре металл кулланучы булып тора, шуңа күрә чуен кую заводы төзергә планлаштырабыз, диде ул.

Шулай ук Татарстанның торак төзелеше, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту һәм башка социаль мәсьәләләр буенча планнары буенча фикер алыштылар.