Рөстәм Миңнеханов: “Реаль икътисад өчен белгечләр әзерләргә кирәк”
28.05.2011ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстан тормышында зур роль уйный. Әмма оешма үсәргә тиеш, анда катнашучылар санын арттыру мөһим. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләр төбәк берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышында белдерде.
ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясенең 2008–2010 еллардагы эше хакында ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев белдерде. Ассоциация составында республиканың әйдәп баручы 96 компаниясе бар, ә берләшмә һәм холдинглар составына керүче предприятиеләрне исәпкә алсак, 284 предприятие белән оешманы берләштерә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышка нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, финанс кризисы вакытында ассоциациянең роле сизелерлек булган. Нәтиҗәдә республика бу катлаулы чорны аз югалтулар белән чыккан. Татарстан икътисады нигезен республика сәнәгате тәшкил итә. Предприятие җитәкчеләре мөһим роль уйный.
Республикада бизнесны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай мохит булдырыла. Күптән түгел “Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыкта катнашуы турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Шулай ук “ТР да инвестиция салым кредиты турында”гы закон проекты әзерләнгән. Татарстанда инвестицияләр буенча агентлыклар ачу планлаштырыла.
ТР Президенты сүзләренә караганда, һәр предприятие җитәкчесе актив һәм креатив булырга тиеш. Шул ук вакытта үз мөмкинлекләрен реаль бәяләргә, көндәшлелеккә ия продукция җитештерергә һәм производствоны модернизацияләргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, хезмәтне саклау мәсьәләсе – иң мөһиме. Ул бигрәк тә төзелеш һәм машина төзелеше тармагында актуаль. Күп кенә предприятиеләргә техника куркынычсызлыгын һәм хезмәт шартларын үтәү буенча җитди дәгъвәләр бар. Республика предприятиеләрендә хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә һәм гомум хезмәт җитештерүчәнлегенә туры килергә тиеш.
ТР Президенты кадрлар әзерләүгә игътибар юнәлтте. “Безнең егәрлек – интелектта. Әгәр Татарстанның техник вузлары югары квалификацияле белгечләр әзерләү белән шөгыльләнмәсә, без көндәшлелеккә ия була алмыйбыз. Андый белгечләрне мәктәптән үк әзерли башлау зарур”, - дип билгеләп үтте ул.
“Югары технологияле һәм сыйфатлы продукция җитештерү җитди инженерлар составы сорый. Республикага эшче һөнәрләр буенча белгечләр кирәк. Бу мәсьәлә буенча әлегә системалы эш башкарылмый. Реаль икътисад өчен белгечләр әзерләргә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы чыгышын тәмамлагач, ассоциация әгъзаларына Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Җыелышта яңа срокка ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, “КВЗ” ААҖ директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев сайланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.