Яңалыклар

17.07.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казанда Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары Андрей Черезов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Краснодар төбәге Хөкүмәте әгъзалары, Россиядәге “Сетевая компания”ләрнең вәкилләре катнашты.
16.07.2013

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш визиты белән килде. Килүгә үк Россия Федерациясе Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко озата баруында Волейбол үзәгенә юнәлде, анда ул Универсиаданың ирләр волейбол турниры финалын карады.

16.07.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара студентлар спорты федерациясе ФИСУ (FISU) президенты Клод-Луи Гальен, Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре Эрик Сайнтронд, Халыкара сдудентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин белән очрашты.
16.07.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФО тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадада теннис турнирының парлы микстагы финальн матчында булдылар.  Шулай ук матчны Россия Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов та күзәтте.

16.07.2013
Бүген РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусында кунак булды. Җәйге кампус икенче ел рәттән Казанга бөтен Россиядән һәм чит илләрдән иң яхшы студентларны җыя.
16.07.2013
Бүген Казанда КФУ ның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе залында РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин рәислегендә Россия тарихчылар җәмгыятенең Идел буе бүлеген гамәлгә кую җыелышы үтте. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
16.07.2013

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе, Россия Президентының "Газ экспортлаучы илләр форумы" белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Виктор Зубков килде. "Казан" халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.

16.07.2013

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Халыкара аэропортта Сергей Нарышкинны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алды.

16.07.2013
Казанда уза торган Универсиада чорында – 29 июнь-16 июль көннәрендә, медицина ярдәме күрсәтүне сорап, 8698 кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең 5511е спорт объектларына, 2270е Универсиаданың Медицина үзәгенә туры килә.
16.07.2013
Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучыларның саны өч ел эчендә һәр ел саен 1 мең кешегә кими бара. Информатика, химия, тарих, әдәбият кебек фәннәр күбрәк сорала. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сөйләде.

Битләр: << 1761 1762 1763 ( 1764 ) 1765 1766 1767 1768 1769 1770 >>