Сергей Нарышкин белән Фәрит Мөхәммәтшин Президент академиясенең җәйге кампусында булды

16.07.2013


Бүген РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусында кунак булды. Җәйге кампус икенче ел рәттән Казанга бөтен Россиядән һәм чит илләрдән иң яхшы студентларны җыя.

Җәйге каникуллар чоры максатчан яшьләр өчен чараларда катнашу, актуаль икътисади, социаль һәм бизнес проектлар буенча фикер алышу мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте җәйге кампус оештыручылары.

Россия парламентының түбән палата спикеры студентлар белән фикер алышуда дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә махсуслашучы вуз белгечләренә ихтыяҗ булачак дип белдерде. “Хәзер мондый кадрлар кирәк, иртәгә һәм киләчәктә дә аларга ихтыяҗ булачак, - дип ассызыклады Дәүләт Думасы Рәисе. – Муниципаль һәм дәүләт идарәсе системасы даими ныгый, мондый белгечләр әзерләүче абруйлы уку йорты булу яхшы”. Сергей Нарышкин Президент академиясе һәм Татарстан җитәкчелегенә талантлы яшьләр өчен киң перспективалар ача торган кызыклы һәм файдалы җәйге кампус проектын гамәлгә куйган өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Нарышкинга Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән студентлар һәм хәтта АКШ студенты да сораулар бирде.

Бүген Җәйге кампуста ТР вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар булды. Президент академиясенең җәйге кампусы берничә көннән эшли башлый һәм 10 көн эшчәнлек итәчәк.


Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге