Казанга КХР партия ҮК политбюросы әгъзасы, ККП ҮКның сәяси-юридик комиссиясе секретаре Мэн Цзянчжу килде
18.06.2014
Бүген кич белән Казанга КХР партия ҮК политбюросы әгъзасы, ККП ҮКның сәяси-юридик комиссиясе секретаре Мэн Цзянчжу эшлекле очрашуга килде.
Казанның халыкара аэропортында Мэн Цзянчжуны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Искә төшерәбез, Мэн Цзянчжу һәм КХРның башка вәкилләре Татарстанга куркынычсызлык мәсьәләләрен алып баручы дәрәҗәле вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнашу өчен килде (бу чара Казанда 2014 елның 19 июнендә “Корстон”да узачак).
Белешмә өчен:
Куркынычсызлык мәсьәләләрен алып баручы дәрәҗәле вәкилләрнең V халыкара очрашуы Росссия Федерациясе Президенты карары нигезендә РФ Куркынычсызлык советы тарафыннан оештырылды.
Алдагы очрашулар, 2010 елдан башлап, Сочи, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Владивосток шәһәрләрендә узды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.