Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде (2014 елның 29-30 май көннәре). Адана шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Адана провинциясе губернаторы урынбасары Җамалетдин Җантүрк каршы алды. Визитның төп максаты – Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу, ул мерсин шәһәрендә 2014 елның 30 маенда узачак.
Дәүләт, Россия нефть химиясе предприятиеләренең конкурентлы өстенлеге буларак, нефть химиясе эчке базарының актив үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта бүген Уфада “Зур химия” IV халыкара форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Ел саен әлеге форумда 600гә якын катнашучы җыела – тармак белгечләре һәм Россия иң эре компанияләренең вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, якын һәм ерак чит илләре рәсми делегацияләре һәм бизнес вәкилләре, фән һәм тармак ассоциацияләре вәкилләре катнаша.
Бүген Казанда “Данфосс” - Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары" энергияне сак тоту технологияләре буенча конференция узды. Чара ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер катнашты.
Безнең конкуренциягә сәләтебез, икътисадның киләчәк үсеше энергиянең нәтиҗәлелегенә, энергияне сак тотуның хәзерге заман технологияләрен куллануга бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу «Корстон» кунакханә комплексында «Данфосс –Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары» энергияне сак тоту технологияләре буенча конференция эшен башлар алдыннан узды.
Чарада шулай ук «Данфосс» (Danfoss A/S) компаниясе президенты һәм башкарма директоры Нильс Бьорн Кристиансен, «Данфосс Россия» генераль директоры Михаил Шапиро, Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
"Корстон" кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер энергияне сак тоту җайланмалары экспозициясен карап чыктылар. Күргәзмәдә «Данфосс» (Дания) компаниясенең җитештерү җайланмалары һәм технологияләре куелган иде.
«Данфосс» компаниясе азык-төлекне суыту, һаваны кондиционирлау, биналарны җылыту, электр двигательләренә идарә өлкәсендәге продукция җитештерү белән шөгыльләнә, шулай ук кояш һәм җил энергиясен куллану, җылылык белән үзәкләштерелгән тәэмин итү өлкәсендә эшли.
Рөстәм Миңнехановка VLT ешлыгын үзгәртеп кору җайланмаларын, су белән тәэмин итү хәл ителешләрен, шулай ук энергияне сак тоту өлкәсендәге күрсәткечләрне мониторинглау системасын күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгы" («Агентство по страхованию вкладов») дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев катнаштылар.