Яңалыклар

30.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә төрле тармакларда тырышып эшләүче иллеләп кешегә – алар арасында геологлар, табиблар, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, педагоглар, машина төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармаклары, азык-төлек сәнәгате, физик культура, транспорт, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, икътисадчылар, төзүчеләр бар – дәүләт бүләкләрен тапшырды.
29.07.2014
Фаразларга караганда, быел Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга 39 мең 44 бала керәчәк. Аларның 6 меңгә якыны ярдәмгә мохтаҗ. Бу аз керемле, асрамага бала алып тәрбияләүче, күп балалы, иминлеге какшаган, ата-анасы инвалид яки эшсез булган гаиләләрдә яшәүче, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган балалар. Шул хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган брифингта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белдерде.
29.07.2014
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Алар турында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
28.07.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков изге Рамазан ае тәмамлану – Ураза бәйрәме уңаеннан укыла торган намазда катнашты. Бәйрәм намазын Кол-Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды.
27.07.2014
“Президент академиясенең җәйге кампусы” – бу бердәнбер мөмкинлек һәм анда катнашучылар өчен күренекле кешеләр белән бердәнбер аралашу тәҗрибәсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 2014 елгы “Президент академиясенең җәйге кампусы” ябылу тантанасында белдерде.
Бу чара “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.
27.07.2014
Хөрмәтле татарстанлылар! 28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә. 988 елда булган әлеге әһәмиятле тарихи вакыйга иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешкә көчле йогынты ясады, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итте.
27.07.2014
Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста вакыт.
27.07.2014
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 27 июленнән 3 августка кадәр кыска вакытлы ялда була.  
26.07.2014

“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖ - Россия Федерациясе торба үткәргечләре комплексының мөһим өлеше. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең 65 еллыгын бәйрәм итүдә белдерде. Тантаналы чара ТР Әлмәт районында “Транснефть” компаниясенең “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагерендә узды. Юбилейны бәйрәм итүдә “Транснефть” ААҖ генераль директоры Николай Токарев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефть” Директорлар советының рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаутдинов, «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков катнаштылар.

26.07.2014

Бүген Казанда «Транснефть» системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасы ачылды. Универсиада авылы территориясендә узган ярышларның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Транснефть» ААҖ президенты Николай Токарев катнашты. Казанда ярышлар 2013 елгы Универсиада спорт объектларында 24-27 июльдә уза. Анда Россиядән, компаниянең 18 акционер җәмгыятеннән килгән 400 иң яхшы спортчы катнаша. Барлыгы 6 төбәк командасы формалаштырылган: «Мәскәү», «Төньяк-көнбатыш», «Ерак Көнчыгыш», «Себер», «Үзәк-Көньяк», «Урал-Идел буе». 


Битләр: << 1611 1612 1613 ( 1614 ) 1615 1616 1617 1618 1619 1620 >>