Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
30.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә төрле тармакларда тырышып эшләүче иллеләп кешегә – алар арасында геологлар, табиблар, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, педагоглар, машина төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармаклары, азык-төлек сәнәгате, физик культура, транспорт, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, икътисадчылар, төзүчеләр бар – дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшин залда җыелганнарны сәламләп, республика үсешенә керткән хезмәтләре өчен, рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, дөнья сәясәтендә, икътисадта һәм социаль өлкәдә кыенлыкларга карамастан, Татарстан үсә һәм күп күрсәткечләр буенча күрше төбәкләрдән алда бара.
“Монда безнең республиканың иң күренекле кешеләре җыелган, һәрберсе үз тармагында, үз эшендә бик югары күрсәткечләргә ирешкән. Аларның уңышлары хезмәт иткән коллективлары тарафыннан танылган. Аларның фидакарь хезмәтләре республика һәм илебез җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә”, - диде ул, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.
ТР парламенты спикеры республика җитәкчелеге исеменнән кунакларны котлап, чараның төп вакыйгасына күчте.
«Таттелеком» ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шафыйгуллин Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә лаек булды. Ул генераль директор булып килгәннән соң предприятиенең төрле юнәлешләрендә яңару һәм алгарыш башланды. Алар бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрделәр. Аның җитәкчелегендә күп санда социаль проектлар гамәлгә ашырылды.
Казан Дәүләт медицина университеты кафедра мөдире Рамил Гәрәев, КФУның Экология һәм география институты кафедра мөдире Юрий Переведенцев та Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Финанс-экономика өлкәсендәге уңышлары өчен ТР Дәүләт Советы Аппараты Эшләр идарәсенең финаслар бүлеге мөдире Гөлгенә Таликовага “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” исеме бирелде.
ТР Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры ярдәмчесе урынбасары Илдар Халитов, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры Роберт Шәймәрдәнов “Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗәле” орден белән бүләкләнделәр.
Казан Дәүләт медицина университеты кафедра мөдире Альбер Галявич “Россия Федерациясенең атказанган табибы”, Татарстан Республикасы буенча җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы Равил Мотыйгуллин “Россия Федерациясенең атказанган геологы”, Казан Дәүләт медицина университеты профессоры, медицина фәннәре докторы Рофия Хафизҗанова “Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе” ,“Сандугач” яшүсмерләр клубы директоры Людмила Маркова һәм Алабуга мәдәниять һәм сәнгать уку йорты укытучысы Вакыйф Саркаров “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәренә лаек булдылар.
Казан милли-мәдәни үзәге шәһәр филармониясе артисты Рөстәм Закиров “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән шанлы исем алды.
“Әгәр син үз һөнәреңә тугры булып эшлисең, матур итеп яшисең һәм сине хезмәттәшләрең югары бүләккә тәкъдим итәләр икән, бу беренче чиратта синең янәшәңдәге кешеләрнең сине бәяләве, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашу вакытында. – Үз өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән бу шәхесләргә дәүләт бүләкләрен тапшыру аеруча бер рәхәтлек бирә. Алар – тормышта үз урыннарын табарга омтылган яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Югары дәүләт бүләкләренә лаек булу - бу, беренче чиратта, җәмгыятьнең сине бәяләве, аннан соң гына хакимиятнеке”.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге