Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда

27.07.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 27 июленнән 3 августка кадәр кыска вакытлы ялда була.   

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98 маддәсе нигезендә бу чорда Татарстан Президенты вазыйфалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка йөкләнгән.   



ТР Президенты Матбугат хезмәте