Яңалыклар

28.08.2014
Бүген Байлар Сабасында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 120 балага исәпләнгән мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе “Шоколад” исемен йөртәчәк.

Илдар Халиков ТР Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән балаларны һәм аларның әти-әниләрен балалар бакчасы ачылу белән котлады. “Бу көннәрдә сездә генә түгел, республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачыла. Сезнең бакча да сыйфатлы итеп төзелгән, бик кызыклы исем дә тапкансыз. “Шоколад” барыгыз өчен яраткан урыныгыз булсын” ,– диде ул.
28.08.2014

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен килде.

28.08.2014
28 августта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Мамадыш районына эш сәфәре белән барды. Анда ул балалар бакчасы ачылышында катнашты, күп фатирлы торак йортка күченүчеләрне котлады, район активы белән очрашты. Көннең икенче яртысында парламент башлыгы авыл халкының эштә активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча быелга дүртенче зональ семинар-киңәшмә уздырды.
28.08.2014
“КАМАЗ” заводын һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр чын хезмәт батырлыгы ясадылар. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Автоградта үткәрелгән “КАМАЗ” төзелеше ударниклары слетында белдерде.
28.08.2014

Бүген Казан Кремлендә алдынгы татарстанлыларга: табиблар һәм укытучыларга, төзүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы аналарга - барлыгы 57 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чара Пушечный дворның кабул итү мәҗлесләре залында узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

28.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

27.08.2014

«Казаноргсинтез» ААҖнең Татарстан үсешенә зур өлеш кертүен бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов заводта булганда билгеләп үтте. Ул кайбер производстволарны карап чыкты һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

27.08.2014

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. 3-5 сентябрьдә Казанда химия һәм нефть химиясе комплекслары объектларында дәүләт контроле мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе һәм Ростехнадзорның нефть-газ комплексында куркынычсызлык буенча фәнни-техник советы секциясе утырышы үткәреләчәк, дип хәбәр итте анда Россия экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров.

27.08.2014
Бүген “Татфондбанк” АИКБ” ААҖ Директорлар советы киңәшмәсе һәм акционерларның чираттан тыш гомуми җыелышы узды.

Акционерларның гомуми җыелышы тарафыннан Директорлар советының яңа составы сайланды. Аңа Директорлар советының элеккеге составыннан барлык 9 кеше, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, UBS инвестицион банкның Көнчыгыш Европа һәм БДБ буенча финанслауны оештыру буенча дирекция җитәкчесе, идарәче директор Анатолий Иофе керде.
27.08.2014
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген 2014-2015 уку елы башлануга мәгариф системасының әзерлеге турында видеоконференция режимында бөтенроссия киңәшмәсен уздырды. Казан Кремленнән видеоэлемтә буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Битләр: << 1601 ( 1602 ) 1603 1604 1605 1606 1607 1608 1609 1610 >>