Яңалыклар

24.09.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проект җитәкчеләре һәм Мэйо (АКШ) клиникасы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. катнашты.

24.09.2014
Хөрмәтле татарстанлылар, төрле белгечлек хезмәткәрләре, профсоюзлар активистлары! Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән – Татарстан Республикасының Профсоюзлар көне белән котлыйм!
24.09.2014

«Кастамону Энтегре» төрек компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерү бенча “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә яңа заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Версель Эроглу, «Хәят холдинг» компаниясе президенты Әхмәт Яхья Кыгылы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов катнаштылар.

24.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда уздырылды, анда өлкә делегациясе «Кастамону Энтегре» заводын ачу тантанасында катнашу өчен килде.

24.09.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсель Эроглу белән очрашты. “Алабуга” МИЗда “Кастамону Энтегре” төрек компаниясенең агач эшкәртү заводы ачылыр алдыннан узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Инвестицион үсеш агентылыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар.
24.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда «Кастамону Энтегре» заводын ачыр алдыннан узды.

24.09.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Догуш” төрек холдингы Идарә рәисе Фәрит Шахенк белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Линар Якупов һәм башкалар катнашты.

23.09.2014

Бүген Казанда Спорт сарае бозында «Хоккей легендалары» хәйрия матчы узды, «Дөньякүләм хоккей йолдызлары» командасына каршы «Хоккей ветераннары» командасы чыкты. Соңгысы составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

23.09.2014

Бүген Казанда Машина төзелеше көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, залда шулай ук машина төзелеше тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, ветераннар, хезмәт династияләре вәкилләре, яшь инженерлар, техник иҗат түгәрәкләре җитәкчеләре җыелган иде.

23.09.2014
Казан белән Чаллыга 101,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ике шәһәрдә дә өчәр авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Битләр: << 1581 1582 1583 1584 1585 ( 1586 ) 1587 1588 1589 1590 >>