Казан белән Чаллыга 101,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

23.09.2014

Казан белән Чаллыга 101,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ике шәһәрдә дә өчәр авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Казан белән Чаллының сәүдә мәйданчыкларына 1424,7 т бәрәңге, 445,5 т яшелчә, 137,6 т ит, 804,1 т он, 126,3 т шикәр комы, 98 т сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Гомумән 101,2 млн сумга товар китерелгән. Продукция китерү өчен 1,5 мең берәмлек автотранспорт җәлеп ителгән.

Н.Титов белдергәнчә, быел Казан халкы авыл хуҗалыгы продукциясен бик актив ала. Бу ит, май, яшелчә һәм башка товарларның бәяләре канәгатьләнерлек яки бик кыйммәт булмавына бәйле. Товарларны өстәмә китерү өчен экстрен чаралар күрергә туры килә.

“Татар-информ” МА