Бүген Татарстанда РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында яңа Иннополис шәһәре ачылды. Яңа шәһәр ачылышында, шулай ук, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе башлыгы Ольга Дергунова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы һәм Росимущество арасындагы хезмәттәшлек темасы күтәрелде.
Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә минераль җепселләрдән түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Армстронг Ворлд Индастрис компаниясе президенты Мэтт Эспе катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьюс белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. Яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты.