Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты

09.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе башлыгы Ольга Дергунова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы һәм Росимущество арасындагы хезмәттәшлек темасы күтәрелде. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Дергунова республикада җир мөнәсәбәтләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча да фикер алышты. Очрашуда шулай ук Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева да катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.