Бүген Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында XХIII "Каравон-2015" Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар булды.
Бәйрәм мәйданчыгына кергән вакытта кунакларын милли киемнәр кигән кызлар чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алды. Аннары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация фестивальдә катнашучылар белән бергә халык һөнәрчелеге аллеясы буйлап узды, анда осталар үзләренең продукцияләрен тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районы Каип авылында берничә яңа социаль объект ачты.
Әйтик, тантаналы шартларда Татарстан Республикасы янгын сагы аерым посты янгын депосының яңа бинасы, авыл клубы, "Россия почтасы" бүлеге һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан күп функцияле бина ачылды.
ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференц элемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Беренче кварталга нефть тармагында нәтиҗәләр ясалды, үсеш перспективалары һәм тармакның яңа эшләнмәләре каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2015 елның дүрт ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның июненә бюджеты расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар республиканың икътисадый һәм социаль үсеше, Россия Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе эшчәнлеге мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар.
Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы (РИРА) рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Томскта белдерде. РИРАнең 5 еллыгына багышланган утрышы тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап бирегәндә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциация эшчәнлеге дәвамында РИРА әгъзалары булган регионнар саны сигездән ундүрткә хәтле җитте.