Яңалыклар

06.01.2012
2012 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 473 мең кв метр булган күпфатирлы 117 йортны сафка бастыру ниятләнә. 4 мең 122 фатирга исәпләнгән 28 йорт Казанда сафка басарга тиеш.
03.01.2012
Бүген ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына атап төзелүче спорт һәм транспорт инфраструктурасы объектларында булды. Ул “Казан” Халыкара аэропортының 1А терминалы, Танк боҗрасындагы транспорт чишелеше, Гимнастика үзәге һәм Спортның су төрләре сараендагы эшләрнең барышы белән танышты.
31.12.2011
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя шәһәр утравында булды. Алар утрауда яшәүче халыкны Яңа ел белән тәбрикләде. Гороховлар гаиләсен исә яңа торакка күченүләре белән котлады.
30.12.2011
Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары белән узып баручы 2011 ел нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
30.12.2011

“Татнефть-арена” боз сарае быел да 2011 нче елны озатып, якынлашып килүче яңа елга әзерләнгәндә Татарстанның төп чыршы бәйрәменә 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйды. Республика Яңа ел бәйрәмендә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

30.12.2011
Бүген Казан Кремлендагы резиденциясенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, фән һәм техника өлкәсендә 2011 елга Дәүләт премияләре тапшыру өчен, 35 гыйлем иясен һәм фәнни хезмәткәрне чакырды.
30.12.2011
ТР авыл хуҗалыгы тармагының 2012 елдагы эш нәтиҗәләренә киләсе елның февраль урталарында Мамадыш районында узачак республика киңәшмәсендә җентекле анализ ясалачак. Ә бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә терлекелектәге 11 айлык эш нәтиҗәләре игълан ителде.
30.12.2011
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР эре шәһәрләрендә “Җир өстеннән узучы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү” программасының 2011 елда үтәлеш нәтиҗәләре дә игълан ителде.
30.12.2011
Татарстан быел торакны сафка бастыру буенча федераль үзәк алдындагы йөкләмәсен үтәп чыкты. Республикада агымдагы елда планлаштырылганнан да артыграк – 2 млн 396,1 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылды. Шул рәвешле,файдалануга тапшырылган торак күләме узган елга караганда 18 процентка артыграк булды.
29.12.2011
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов эш сәфәре белән Түбән Камада булды. Алар шәһәрнең эре предприятиеләре белән танышты һәм “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексының ирешелгән күләмнәре һәм продукция күрсәткечләре хакында фикер алышты.

Битләр: << 1951 ( 1952 ) 1953 1954 1955 1956 1957 1958 1959 1960 >>