Рөстәм Миңнеханов: Татарстан быел торакны сафка бастыру буенча федераль үзәк алдындагы йөкләмәсен үтәп чыкты

30.12.2011

Татарстан быел торакны сафка бастыру буенча федераль үзәк алдындагы йөкләмәсен үтәп чыкты. Республикада агымдагы елда планлаштырылганнан да артыграк – 2 млн 396,1 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылды. Шул рәвешле,файдалануга тапшырылган торак күләме узган елга караганда 18 процентка артыграк булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада торак төзелеше, аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган чираттагы видеокиңәшмәдә игълан ителде. Бу агымдагы елда әлеге мәсьәлә буенча узган соңгы җыен иде. Анда шулай ук ветераннарның торак хәлен яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү, җир өстеннән узучы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү, шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерү буенча башкарылган эшләргә дә йомгак ясалды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
Торакны сафка бастыру буенча еллык йөкләмәне уңышлы үтәп чыгуны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бу процесста катнашучыларның –ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, муниципаль берәмлекләр, төзелеш оешмалары, заказчылар, подрядчыларның җайга салынган, координацияле эшчәнлеге дип бәяләде. Республикада торак төзелеше буенча системалы эш алып барудагы ярдәмнәре, аңлау табулары өчен министр Президент Рөстәм Миңнеханов белән Премьер-министр Илдар Халиковка республиканың төзелеш комплексы исеменнән аерым рәхмәт җиткерде.

Киңәшмәдә быелгы планны үтәүгә аеруча зур өлеш керткән Казан, Чаллы шәһәрләре, Әлмәт, Түбән Кама районнары исемнәре аерым атап үтелде.
Быел сафка бастырылган торакның 608,7 кв метры Дәүләт торак фонды программалары өлешенә туры килә. Шуның 563,4 кв метры - социаль ипотека, 45,3 мең кв метры агросәнәгать комплексы программаларына карый.

Социаль ипотека программасы буенча торак төзелешенә республикада 2011 елда 14,5 млрд сум юнәлдерелгән. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан Дәүләт торак фондының торак программаларын финанслау күләме 5 млрд 936 млн сумлык булган. Әлеге күрсәткеч буенча 42 муниципаль берәмлек, шул исәптән Казан, план йөкләмәсен үтәп чыккан. Чаллы белән Азнакайда бераз калышу бар. Аларга бүген көн дәвамында йөкләмәләрен үтәп чыгу бурычы куелды.

Рөстәм Миңнеханов, барлык муниципалитетлар торак программаларын финанслау буенча үз алдындагы йөкләмәсен үтәп чыгарга тиеш, дип ассызыклады.

Азкатлы төзелешләргә килгәндә, быел 945,4 мең кв. метр мәйданда шундый торак төзелгән. Әлеге төр төзелешләрнең төп өлеше Казан, Чаллы калаларына һәм Әлмәт районына туры килгән.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга килгәндә, быел 4 мең 450 ветеранның яшәү шартларын яхшырту бурычы куелган булса, бүгенге көндә хәтта 4 мең 485 ветеранга өй туйларын бәйрәм итү форсаты тудырылган. Шуларның 36 проценты фатирларны икенчел торак базарыннан алган, 64 проценты өчен яңа торак төзелгән. Республикада шушы елларда торак шартларын яхшырткан ветераннарның гомуми саны 14 мең 176. Аларны тораклы итү өчен быел гына да федераль үзәктән 2 млрд 285 млн сумлык субсидияләр алынган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Президент Рөстәм Миңнеханов быел Татарстанның гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча зур тәҗрибә туплавына басым ясады. Аны гамәлгә ашыру барышында федераль, республика законнарында кимчелекләр дә ачыкланды, ди ул. Быел, программаны гамәлгә ашыруның беренче елында, республикада төп һәм өстәмә программалар буенча 3 мең 64 кешене яхшы торакларга күчерү планлаштырылган. Программада 30 муниципаль берәмлек катнашкан. Аларның 22 се быелгы программаны тулысынча үтәп чыккан. Азнакай һәм Мөслим районнары документларны рәсмиләштереп бетереп, бүген министрлыкка тапшырырга тиеш.

Торак төзелеше буенча 2012 ел программасына килгәндә, аның күләме агымдагы елга караганда 90 мең кв. метрга артыграк – 2 млн. 480 мең кв. м булачак. Шуның -19 проценты социаль ипотека программасына, 39 проценты – күпфатирлы инвестицион торак төзелешенә, 42 проценты азкатлы торак төзелешенә туры киләчәк. 2012 ел өчен төзелеше башлап калдырылган торак мәйданы 1,2 млн кв. м тәшкил итә. “2012 елга алга куелган бурыч тагын да зуррак һәм күләмлерәк. Аны үтәп чыгу өчен эшне 3 гыйнвардан ук башларга кирәк”, -ди төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.

Президент Рөстәм Миңнеханов та алда зур бурычлар торуын искәртеп, тагын да тырышыбрак эшләргә чакырды. Республика башлыгы Яңа ел белән котлап, уңышлар теләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте