Илдар Халиков Универсиаданың төзелә торган объектлары белән танышты

03.01.2012

Бүген ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына атап төзелүче спорт һәм транспорт инфраструктурасы объектларында булды. Ул “Казан” Халыкара аэропортының 1А терминалы, Танк боҗрасындагы транспорт чишелеше, Гимнастика үзәге һәм Спортның су төрләре сараендагы эшләрнең барышы белән танышты.

“Казан” Халыкара аэропортында Илдар Халиков төзелә торган терминалны карады. ТР Президенты вазифаларын башкаручы 2011 елның дүртенче кварталында объектта алып барылган эш нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип тапты һәм бер атна дәвамында 2012 елга эш графигын тәкъдим итәргә күрсәтмә бирде. “2012 елда җиһазлар белән тәэмин итү иң йомшак урыннарның берсе булачак, моңа аеруча зур игътибар бирергә кррәк, - дип ассызыклады И.Халиков. – Төзелеш-монтаж эшләре буенча тиешле темп бар, аны бары тик киметмәскә генә кирәк, ул чагында барысы да вакытында эшләнәчәк”.

Илдар Халиков Танк боҗрасындагы транспорт чишелеше төзелеш подрядчыларына да эш графиклары әзерләргә күрсәтмә бирде. Төзелеш планнарына финанс тоткарлыкларына бәйле рәвештә берникадәр төзәтмәләр кертелсә дә, Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы фикеренчә, ирешелгән темплар эшләнеп бетмәгән эшләрне төгәлләргә һәм транспорт чишелешен алдан билгеләнгән вакытка – 2012 елның июль ахырына кадәр файдалануга тапшырырга исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Гимнастика үзәгендә төзелеш эшләре алып баручыларның эшен дә уңай бәяләде. Илдар Халиков объектны төзегән вакытта анда инвалидларның да керә алуына бәйле таләпләрне исәпкә алу кирәклеге турында искәртте һәм трибуналарда төрле төстәге кәнәфиләр урнаштырырга тәкъдим итте.

Спортның су төрләре сараенда төзүчеләр төп зал өстендә уникаль агач түшәмәләрнең яртысын урнаштырган инде. Якын көннәрдә залдагы тәрәзәләргә пыяла кую өчен каркас урнаштыру эшләре башланачак. Сарайның алгы өлешенә пыяла кую инде төгәлләнгән диярлек. ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков Спортның су төрләре сараенда киң колачлы һәм мөһим эшләрне вакытында башкарып чыгу өчен төзүчеләрнең өстәмә бригадаларын җәлеп итәргә күрсәтмә бирде.

ТР Президенты матбугат хезмәте