Яңалыклар

30.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашты. Чара Анкарада Төркия Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.

Очрашу барышында яклар Төркия-Татарстан стратегик хезмәттәшлеген киләчәктә дә ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

30.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Анкараның шәһәр тирәлеген ял итүгә яраклаштыру мәсьәләләрендәге тәҗрибәсе белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә җәмәгать пространстволарын төзекләндерү технологияләрен Казан мэры Илсур Метшин,Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман һәм башкалар өйрәнде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары башта Мостафа Кемаль Ататөрекнең Анкарадагы мавзолеенда булдылар. Рөстәм Миңнеханов Төркиянең милли каһарманы каберенә чәчәк бәйләме салды.

30.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашты. Чарада шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, DEIK Төркия тышкы икътисадый багланышлар советы рәисе Омәр Җиһад Вардан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.

30.04.2015
Бүген Казан федераль университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган чаралар узды. Аларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Көннең беренче яртысында КФУда Ватаныбызны азат итү өчен гомерләрен биргән укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар истәлегенә мемориаль такта ачылды. Көннең икенче яртысында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган студентларның Җиңү маршы һәм университет җәмәгатьчелеге митингы узды.
30.04.2015
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасы каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук КФУда белем алучы 3 меңләп студент катнашты.
30.04.2015

Төркия партнерлары белән уртак эш бездән зур нәтиҗәлелек таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге рәисе Рифат Хисарҗиклыоглу белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил Агиев, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре кысаларында узды.

30.04.2015

Татарстан белән Төркия шәһәрләре арасында авиарейслар санын арттыру буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Төркия һава юллары" генераль директоры Тәмәл Котиль фикер алышты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре кысаларында узды.

30.04.2015
Татарстанда “Парк һәм скверлар” республика программасы кысаларында 11 объектта эш башланды. Мондый мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Илдар Халиков уздырды.
30.04.2015
Татарстан Республикасында ДТИ (ГЖИ) мәгълүматлары буенча 2015 елның 29 апреленә 42 муниципаль районда 2 мең 652 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 10 районда техникакуркынычсызлыгын бозу очраклары ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
30.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төркия бизнес-секторы белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында Анкарада эшлекле иртәнге ашта сөйләште. Әңгәмәдә шулай ук Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты. 

Битләр: << 1481 1482 1483 1484 1485 1486 1487 ( 1488 ) 1489 1490 >>