Яңалыклар

14.03.2015

2015 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 242 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм номаларын бозган өчен барлыгы 2 млн. 319 мең сумлык 79 карар чыгарылган. Хезмәтне саклау буенча хокук бозулар аркасында 53 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 34 таныклыкның гамәлдә булуы туктатылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

13.03.2015
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновка Татарстан Президентының Рәхмәтен тапшырды. Тантаналы чара Казанда “ Татнефть-Арена” боз спорт сараенда узды һәм ул тренерның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде.
13.03.2015

Казан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турында Указ имзаланды. "2015 елның 11 мартында Казан шәһәрендә “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнар турында авыр кайгы белдереп, аларның туганнары һәм якыннарының хәсрәтен уртаклашып, карар бирәм:  2015 елның 14 мартын Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә", - диелгән Указда.

 

13.03.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 14 мартын матәм көне дип игълан итәргә карар кылды.

Матәм Казанда 2015 елның 11 марттында «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнар истәлегенә игълан ителде.

13.03.2015
ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Идел буе федераль округыннан РФ Мәдәният министрлыгы каршындагы Координацион совет президиумы әгъзасы итеп сайланды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Координацион советның пленар утырышында РФ мәдәният министры урынбасары Алла Манилова хәбәр итте.
13.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системаны кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисадый совет эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

13.03.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Ночные волки” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Александр “Хирург” Залдостанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.

13.03.2015

Казандагы «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнарны бер минут искә алу тынлыгы белән башлап җибәрде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисадый советы утырышын.

Бу бик зур фаҗига, диде Рөстәм Миңнеханов, әлегә кадәр янгын урынында коткару эшләре алып барыла, җимерелгән-ишелгән урыннарны актаралар, һаман әле һәлак булганнар күпме буласы мәгълүм түгел.

12.03.2015

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны кабул итте.

Михаил Мень Рөстәм Миңнеханов белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, шулай ук күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү региональ программаларын гамәлгә ашыру һәм “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

12.03.2015
Җимереклекләрне чистартып бетерү һәм зыян күрүчеләргә барлык тиешле ярдәмне күрсәтү – коткару хезмәте вәкилләре алдына шундый бурычларны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин куйды.

Битләр: << 1481 1482 1483 1484 1485 ( 1486 ) 1487 1488 1489 1490 >>