Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Кичерелмәгәннәр сугышы”(«Война непрощенных») документаль фильмы презентациясендә булды. Чара Мәскәүдә 2015 елның 11 июнендә үтте.
Кинолента Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм эшкуар, хәйрияче Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә төшерелгән.
Проект режиссеры һәм идея авторы - Денис Красильников, алып баручысы - Фәрид Бикчәнтәев (Г.Камал ис. Татар академия театрының баш режиссеры), фильмның фәнни консультантлары – ТР Милли музееның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов һәм тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, операторы – Рафыйк Галиев.
Фильм – вермахтның “Идел-Урал” Идел буе-татар легионында катнашучыларның авыр язмышларын масштаблы өйрәнү, документалистларның катлаулы Бөек Ватан сугышы тарихын аңларга тырышып караулары ул. Кинолента Мәскәүдәге «FDL-production» студиясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төшерлгән.
Презентациягә Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге, журналистлар чакырылган иде. Фильмны караганнан соң, тамашачылар режиссерга һәм фильмны ясауда катнашучыларга сораулар бирә алды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бик зур әзерлек эше башкарылган, шул исәптән, архивларда да. Ул фильмны уңай бәяләде һәм аны массакүләм тамашачыларга күрсәтүне оештырырга тәкъдим итте.