«Драйлок Технолоджиз» Бельгия компаниясе заводы төзелешен “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә яңадан башлау – Татарстанда проектларын гамәлгә ашыруны вакытлыча туктатып торган инвесторларга уңай сигнал. Бу хакта бүген төзелешне яңадан башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада шулай ук Drylock Technologies холдингы президенты Барт Ван Малдерен катнашты.
Бүген Мәскәүдә 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты белән тәмамланды.
Мәскәү халыкара музыка йортындагы бу бәйрәм кунаклары арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар бар иде.
Музыка йорты холлында Татарстан Республикасы халык кәсепләре күргәзмәсе урнаштырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасында белдергәнчә, Татарстанда аерылышу процедурасын катлауландыру чаралары эшләнә. «Бүген аерылышуларга бик җиңел карау очраклары сер түгел. Без бу системаны үзгәртергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.