Рөстәм Миңнеханов Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановскиий белән очрашты

30.09.2015

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановскиий белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм ТР буенча Федераль миграция хезмәте Идарәсе башлыгы Артем  Кузнецов катнаштылар. 

Яклар республикада миграция сәясәте мәсьәләләре һәм Татарстан халкына документларны теркәү буенча хезмәт күрсәтү шартлары турында сөйләштеләр. 

Бүген Константин Ромодановский Казанда ТР буенча Федераль миграция хезмәте Идарәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашачак. Бина нигезенә 2013 елда беренче таш салынды һәм Михаил Миль, 63а адресы буенча урнашкан. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.