Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта эш сәфәрендә

29.09.2015

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ульяновскка эш сәфәре белән килде. Төп максаты - РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән РФ Иминлек советы секретаре Николай Патрушевның уртак күчмә киңәшмәсендә катнашу. Чарада шулай ук Идел буе федераль округы регионнары башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак.

Киңәшмәдә төп тема суны файдалану өлкәсендә законга каршы эшчәнлек алып баруга каршы һәм су ресурсларын куллануның нәтиҗәлеген арттыру чараларын эшләү була. 

Шулай ук оборона-сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә каралачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.