Бүген «Казан Экспо»да «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ябу тантанасы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирының иң яхшы ихтыярыйларын бүләкләделәр. Бәйрәм «Казан Экспо» да фиджитал-уеннарны ябу тантанасы алдыннан узды.