Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2024
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
14 2024 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыре территориясендәге объектларны карады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыренда булды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатуында ул монастырь территориясен карады, биредә урнашкан кайбер объектларның торышы белән танышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка Никола Тульский гыйбадәтханәсе бинасын һәм настоятель корпусын, сестрин корпусы бинасын һәм чиркәү-приход мәктәбе бинасын күрсәттеләр. Биналарны торгызу тәкъдир ителде.


Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында яңа мәчет ачты

Бүген Зеленодольск районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.


Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Россия Федерациясе Президентын сайлау уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

15 марттан 17 мартка кадәр Россия Президентын сайлау узачак.

Күпмилләтле илебез гражданнарының үз ихтыярын белдерүе,  һичшиксез, тарихи әһәмияткә ия булачак, киләсе 6 елга дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешен билгеләячәк.

Якындагы өч көндә без илнең киләчәген сайлаячакбыз.