Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форум чараларында катнашу. 2019 елгы форум темасы - "Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырам".
Форум "Эскпофорум" конгресс-күргәзмә үзәгендә 6-8 июнь көннәрендә уздырыла.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге һәм Haier корпорациясе арасында Чаллы шәһәре территориясендә Инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләре турындагы меморандум имзаланды.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында катнашты. Анда шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында катнашты. Анда шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.
Быел республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкта 1 178 000 кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.
Быел ТРда экологик ике айлык 6,7 мең хокук бозу очрагын ачыклаган, бу узган елга караганда 10%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде. Югары бүләк “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бирелде. Тиешле указны быел март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең икътисад буенча статс-секретаре Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш ханым җитәкчелегендәге ил делегациясе белән очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озата йөрделәр.
Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле указны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Бүген Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы мәгъүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.