Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
18 2019 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. 


Татарстан Президенты Төмән нефть промыслы җиһазлары заводында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Төмән нефть промыслы җиһазлары заводында булды. Предприятиены «Бейкер Хьюз» Америка нефть сервисы компаниясе оештырган.  


Алексей Песошин Россиядә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Мәскәүдә Россиядә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Утырышны РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары  Виталий Мутко уздырды.


Татарстанда бары тик Әлмәт һәм Түбән Камада гына су коенырга мөмкин

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Мариня Патяшина хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов Төмәндә «Шлюмберже» Себер тренинг үзәге эше белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында  «Шлюмберже» Себер тренинг үзәге эше белән танышты.

«Шлюмберже» (Schlumberger) - дөньяның 120 илендә эшләүче эре нефть сервисы компанияләренең берсе. Геология-разведка эшләреннән алып файдалы казылмалар чыгаруны арттыруга идарәгә кадәр спектрда эш алып бара.  


Татарстан Президенты Төмәндә Федераль нейрохирургия үзәгендә булды

Бүген Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль нейрохирургия үзәгендә булды. Аны Үзәкнең баш табибы Альберт Суфианов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.

2010 елда ачылган бу Үзәк Төмәннең «Медицина шәһәрчеге» составына керә, үз территориясендә берничә медицина учреждениесен һәм медицина хезмәткәрләре өчен торак комплексын берләштерә.