Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
17 2019 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төмән өлкәсе белән үзара товар китереп торуларны киңәйтергә тели

Бүген Татарстан делегациясенең Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ киләчәктә тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.   


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш сәфәренә килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш сәфәренә килде. «Рощино» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор каршы алды. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзалаячаклар.  Документ тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.   


Харбинда Татарстан көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды

Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чаралары кысаларында Татарстан Республикасы көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды.


Татарстан һәм Хэйлунцзян Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеше кертәчәк

Кытай Халык Республикаына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар Партиясенең Хэйлунцзян провинциясе комитеты Секретаре Чжан  Цинвэй белән очрашты.


Татарстан Президенты VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 эше белән танышты һәм берничә Кытай предприятиесендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәрендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 эше белән танышты һәм Хэйлунцзян провинциясенең берничә предприятиесендә, шул исәптән «Corner» Харбин фәнни-техник компаниясендә һәм «Wondersun diary» Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясендә булды.


Харбинда "Татарстан - Хэйлунцзян" эшлекле форумы узды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына визиты кысаларында Хэйлунцзян провинциясе Губернаторы Ваном Вэньтао белән очрашты. Анда шулай ук Россиянең Шэньян шәһәрендә Генераль консулы Сергей Черненко катнашты. 


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбинга эш визиты белән килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына  VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019  чараларында катнашу максатыннан килде. Күргәзмә Хэйлунцзян провинциясе башкаласы Харбин шәһәрендә уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Ак Баср" ГАҖ идарәисе рәисе Зөфәр Гәрәев, ТР Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар бар. 

Иртән Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очраша. Әлеге очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Хэйлунцзян Халык хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалана. Шуннан ике җитәкче дә «Татарстан – Хэйлунцзян» эшлекле форумында катнашачак.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Харбинның Халыкара күргәзмә үзәгендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 мәйданчыгында булырга һәм берничә эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра. Моннан тыш, Corner Харбин фәнни-техник компаниясе һәм Wondersun diary Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясе белән танышу планлаштырылган.