Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
13 2019 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылу Татарстан өчен дә, Россия өчен дә истәлекле вакыйга

Татарстан башкаласында Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов һәм Казанда Үзбәктсанның Генераль консулы Фриддит Насриев катнаштылар. 


Рөстәм Миңнеханов Falk Beratung җитәкчелеге белән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре турында сөйләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Falk Beratung  GmbH компаниясе директоры Томас Фальк белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Atlas Copco сәнәгать җиһазларын җитештерүче компания вәкилләре дә катнашты. 


Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча киңәшмә уздырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының  Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Бүгенге киңәшмәдә төп игътибар база мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен  булдыру мәсьәләләренә бирелде.


Татарстан Президенты КФУ биналарында төзекләндерү барышын тикшерде

Бүген Казан федераль университетының берничә объектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. ТР Президенты вуз биналарын төзекләндерү эшләрен тикшерде, яңа төзелмәләр планнары белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде. 


Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка, шулай ук Премьер-министр Абдулла Ариповка ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Ботиржон Асадов билгеләп үткәнчә, Казанда Үзбәкстан Генераль консуллыгын ачу Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк тарихи вакыйга булып тора.

«Бүгенге көндә безнең ике яклы мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсә. Моның нигезе булып безнең лидерларыбыз арасында дустанә мөнәсәбәтләр тора», — дип саный илче.

Ул республика җитәкчелегенә Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәреддин Насрыев эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде: «Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки Генераль консул консуллык консультациясе хезмәте генә күрсәтеп калмыйча, безнең сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләр үсешендә дә актив катнаша».