Бүген Тюрингиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эрфурт шәһәрендә Балалар медиаүзәге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингиягә эш сәфәре кысаларында Эрфурт мәгариф үзәгенең укыту процесслары һәм укыту-производство сыйныфлары белән танышты.
Татарстан Тюрингия бизнесын җәлеп итәргә тели һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Тюрингия» эшлекле форумында хәбәр итте. Форум Татарстан Республикасы делегациясенең Веймар шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Тюрингиягә (Германия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар Баухауз университетында булды.
Баухауз университеты нигездә гуманитар фәннәрне укыту белән шөгыльләнә: сәнгать, дизайн, медиа һәм башка өлкәләрдә. Шулай ук техник белгечлекләр дә бар, шулардан: граждан төзелеше һәм архитектура. Хәзерге вакытта университетта 4 меңләп студент белем ала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстаны Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов вазыйфасыннан азат ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар шәһәренә (Тюрингия федераль җире, Германия) эш сәфәренә килде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Тюрингия» эшлекле форумында катнашачак һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашачак.