Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшьләр көне" республика фестивале мәйданчыгында булды. Чара Казанның елга порты бинасы алдындагы мәйданда узды. Татарстан Президентын ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Татарстан Предприятиеләренә гамәлгә кертелергә мөмкин тәкъдимнәр каралды. Утырышта Казахстан делегациясе вәкилләре дә катнашты.
РФ Идел буе федераль округы убъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе эшчәнлеге округ парламентлары арасында элемтәне ныгытуда, закон чыгару өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашуда һәм яңа методларны чыгаруда мөһим җиһаз булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ассоциациянең Иннополиста узган пленар утырышында белдерде.
Бүген «ТАИФ» АҖ Директорлар советы утырышында «ТАИФ» АҖ генераль директоры итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Директорлар советы рәисе итеп янәдән «ТАИФ» АҖ җитештерү- коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Рөстәм Сүлтиев сайланды.
Альберт Шиһабетдинов «ТАИФ» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ акционерларының чираттагы еллык гомуми җыелышында катнашты, анда ТАИФ компанияләр төркеменең һәм акционер җәмгыятьнең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
«ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов ТАИФ компанияләр төркеменең һәм акционер җәмгыятьнең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында нотык сөйләде.