Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2019 ел., сишәмбе

Алексей Песошин һәм Юныс-Бәк Евкуров “Ингушетия” кораблен суга төшерүдә катнашты

Бүген А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы территориясендә “Ингушетия “ 21631 проектының кече ракета корабы сериясеннән сигезенчесен суга тәшерү тантанасы узды.  

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Хәрби-диңгез флоты вәкилләре катнашты.


Татарстан Петербург Халыкара икътисади форумында 75 млрд сумга 31 килешү төзегән

Татарстан Республикасы Петербургта үткән Халыкара икътисади форумында барлыгы 75 млрд сумга 31 килешү имзалаган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.


Көзгә кадәр Лейпцигта Татарстан вәкиллеге ачылачак

Германиянең Лейпциг шәһәрендә көзгә кадәр Татарстан Республикасы вәкиллеге ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кəримов Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.


Татарстан инвестицион климат рейтингында алдынгы урынга чыгу максатын куя

Татарстан Россия төбәкләрендә инвестицион климаттагы милли рейтингта беренче урынга күтәрелергә тырышачак. Бу хакта Татарстанның Икътисад министры урынбасары Индира Киреева Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.