Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
25 2018 ел., пәнҗешәмбе

Владимир Путин Казанда "КАМАЗ-мастер" командасы белән очрашты

"Дакар-2018" ралли-марофон җиңүчеләре "КАМАЗ-мастер" командасы белән бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда очрашты.

Очрашу Владимир Путинның Казанга эш сәфәре кысаларында узды. 

Владимир Путин белән "КАМАЗ-мастер" спортчыларын сәламләргә РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин килде. 


Владимир Путин видеоконференцэлемтә аша ТАНЕКОда ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрде

ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга хәбәр итте. 

Исәкртик, Владимир Путин Казанда эш сәфәрендә. 

Ул Казанда видеоконференцэлемтә аша ТАНЕКО белгечләре белән (Түбән Кама шәһәре) сөйләште. 

Рөстәм Миңнеханов дәүләт җитәкчесенә ТАНЕКО проекты турында сөйләде, анда кертелгән инвестицияләр күләме, чималны эшәкртү тирәнлеге (99,2 %), эшкәртү куәте һәм башка кхрсәткечләр турында.


Владимир Путин Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтыннан федераль югары уку йортлары белән уздырылган телекүпердә катнашты

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кысаларында Казан федераль университетының (КФУ) Фундаменталь медицина һәм биология институтында булды.

Монда Владимир Путин КФУның ФМ һәм БИдагы симуляцион һәм имитацион укыту үзәгендә һәм медицина симуляторларының инжиниринг үзәгендә булды.


РФ Президенты Казанда «Бергәләп алга!» студентлар клубы форумында чыгыш ясады

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында «Татнефть-Арена» спорт комплексы мәйданчыгында узган «Бергәләп алга!» студентлар клубы форумында чыгыш ясады. Дәүләт Башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.  

Форумда Россия Федерациясенең 38 субъектыннан 5 меңнән артык студент катнаша. Россия студентлары көне уңаеннан уздырылучы форумның төп максаты – студентларның команда рухын алга сөрү һәм ил буйлап югары уку йортларының коллектив активлыгын формалаштыру.


Владимир Путин: Ту-160М булдыру – илнең оборонага сәләтен ныгытуда җитди адым

Яңа стратегик Ту-160М ракетоносецын булдыру – югары технологияләр өлкәсен үстерүдә һәм илнең оборонага сәләтен ныгытуда җитди адым. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән аралашканда хәбәр итте.

Искәртәбез, Дәүләт Башлыгы Казанда ике көнлек эш сәфәрендә. Владимир Путинны Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри.   


Россия Президентына Казанда Ту-160М тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган бомбалаучы самолет күрсәттеләр

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдылар. Дәүләт җитәкчесен РФ Премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин, Россия оборона министры Сергей Шойгу, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов озата йөрделәр. 


Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең хәлен белделәр

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Президенты Владимир Путин хастаханәдә дәваланучы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәлен белде. 

Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәдә булды. 


Владимир Путин Казанда Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты.    

Искәртәбез, дәүләт башлыгы, Уфага визиты тәмамланганнан соң, Казанга эш сәфәре белән килде.

Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән әңгәмә барышында дини белемнең тулы системасын формалаштыру һәм илебездәге дини мәктәпләрне үстерү мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук Болгар ислам академиясе эшенә беренче йомгак турында фикер алыштылар.

Очрашуда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.