Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
31 2018 ел., чәршәмбе

Рөстәм Нигъмәтуллин: Бүген статистика - дәүләт идарә системасының мөһим элементы

Бүген Казанда Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы һәм ТР социаль-икътисади мониторинг комитетының уртак коллегия утырышы узды. Катнашучылар ведомстволарның 2017 елдагы эшчәнлекләре хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.

Утырышта ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин,  ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы җитәкчесе Наталья Гатауллина катнашты.


Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. 

"Бүген без оператив хезмәт өчен яңа эш автотранспортын тапшырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Сезнең хезмәтегез гаять җаваплы: быел республикада күп төрле чаралар узачак, шул исәптән - халыкара дәрәҗәдә дә, бу футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары да, башка чаралар да".