Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
гыйнвар
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
23 гыйнвар 2018 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов БИФ кысаларында «Цифрлы икътисад» сессиясендә булды, анда сәнәгатьнең, хакимият институтларының һәм инновацияләрнең цифрлы икътисад киләчәгенә йогынтысы турында фикер алыштылар; аннары «Технологияләргә ышанырга мөмкинме?», «Смарт-мобильлек өчен дизайн», «Глобаль фәнгә караш» сессияләрендә катнашты, боларында масштаблы тикшеренү берлекләре ярдәмендә фәнне ныгыту һәм халыкара интеграцияләргә ярдәм итү каралды.  


“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы башланды

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы һәм “1000 идея” инновацион проектлар программасы  башланды. Конкурс яңа форматта башланды.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, Pulsar Venture Capital директоры Павел Королёв сөйләде.


Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2018» раллиендә җиңүләре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2018» раллиендә җиңүләре белән котлады һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей  Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команда коллективына котлау телеграммасы юллады.


Алексей Песошин: Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадының көчле үсә торган тармакларының берсенә әверелде

Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадының өстенлекле һәм  көчле үсә торган тармакларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган иде.