Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
гыйнвар
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
20 гыйнвар 2018 ел., шимбә

Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлыйлар

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына туган көне белән котлап телеграммалар килде.


ТР Авыл хуҗалыгы: Терлекчелектә зур күләмле мәсьәләләрне хәл итер өчен токымнарны камилләтерү эшен арттырырга кирәк

Татарстан Республикасындагы токым хуҗалыклары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  


ТР Төзелеш министрлыгы: 19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән

19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, үткән елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.