Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
17 2018 ел., чәршәмбе

Алексей Песошин “Салават күпере” ТКда “Юдино” полиция бүлеге ачылышында катнашты

“Юдино” полиция бүлегенең яңа бинасы бүген  “Салават күпере” торак комплексында ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.


Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Утырыш Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.


Рөстәм Миңнехановка балалар өчен татар телендә белем бирү каналы проектын тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка балалар өчен татар телендә белем бирү каналы проектын тәкъдим иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Проектны «Яңа Гасыр» («ТНВ») телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов тәкъдим итте.


Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасы Илдар Таҗетдиновка тапшырылды

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Балык Бистәсе муниципаль районы советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш башында депутатларга Балык Бистәсе районы башкарма комитеты структурасында кадрлар үзгәреше турында хәбәр иттеләр.


Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч муниципаль районы советы утырышында катнашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген өченче чакырылыш Питрәч муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Бу чара Питрәч Мәдәният йортында узды.

Утырышны Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров ачты. Бүгенге утырышта Питрәч муниципаль районы советындагы 42 депутаттан 41 депутат катнашты.

Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату”, шулай ук “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгын сайлау”.