Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
16 2018 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумы – 2018нең пленар дискуссиясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумы – 2018нең пленар дискуссиясендә катнашты.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. 


Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе итеп яңадан сайланды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары җыелышы узды. Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында узган чарада Ассоциация җитәкчелеге, башкарма хакимият органнары һәм РИРА әгъзалары булган төбәкләр башлыклары катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге илчесе Регина Джонс-Бос белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге илчесе Регина Джонс-Бос белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, узган ел март аенда илче ханым Татарстанда Голландия эшлекле даирәләре делегациясе белән булган. 


Татарстан Хөкүмәте белән Ernst & Young Британия компаниясе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы-2018 мәйданчыгында Ernst & Young Британия компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ernst & Young компетенцияләре, шул исәптән цифрлы технологияләр өлкәсендә дә, бөтендөньяга мәгълүм.


Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы-2018дә: Төбәкләрнең үсеш, эш урыннары булдыру, эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен мотивациясе булырга тиеш

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Гайдар форумы кысаларында «Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе буларак, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге» темасына ачык диалогта катнашты.

Фикер алышулар барышында экспертлар дәүләт идарәсе системасының эшләвенә карата үз кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Аерым алганда, дәүләт хезмәткәре эшчәнлегенә һәм аны матди кызыксындыру системасын алмаштыру зарурлыгына карата фикер уртаклаштылар.


Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак

Татарстанда 2018 елның 15 гыйнварыннан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.


Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенең киңәйтелгән утырышында катнашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген  РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге - Дәүләт учреждениесе координацион советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырышның төп темасы - РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга бурычлар.

Төп докладны РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин ясады. 


Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумында катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Анда ул IX Гайдар форумында катнаша. Быел РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә форумда катнашучылар "Россия һәм дөнья: максатлар һәм ихтыяҗлар" темасына өстенлекле мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. ТР Президенты эш программасы "Иҗтимагый сәламәтлек өлкәсенә инвестицияләр" эшлекле ашында катнашудан башланачак.