Яңалыклар

08.05.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге учреждениедә Тернәкләндерү медицинасы үзәге ачылу уңаеннан Казанның сугыш ветераннары госпиталендә булды. Республика башлыгы өчен дәвалау учрежденисесе буенча экскурсияне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үткәрде.
07.05.2010
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла торган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов залдагыларга мөрәҗәгать итеп: “Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, офицерлар һәм хәрби хезмәттәгеләр! Татарстан Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызны да күп милләтле халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 65 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм, һәрбарчагызга сәламәтлек телим”, – диде.
07.05.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кнорр-Бремзе АГ" Күзәтү Советы рәисе Һайнц Тиле белән очрашты.
 
Очрашуда сүз "Кнорр-Бремзе АГ" һәм "КамАЗ" ААҖнең хезмәттәшлеге турында барды.
06.05.2010
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында булды. Хөкүмәт башлыгының министр Әсгать Сәфәров белән очрашуында эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралган.
05.05.2010
“Казан Универсиадасы 2014 елда Сочида узачак кышкы олимпия уеннарының кереш өлеше булырга тиеш”. Бүген Казан Кремлендә 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә РФ Премьер-министры Владимир Путин әнә шулай дип белдерде. РФ Хөкүмәте җитәкчесе рәислегендә узган киңәшмәдә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелеге, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
05.05.2010
Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин бүген Казанга сәфәре барышында Универсиада объектлары белән танышып чыкканнан соң, масштаблы халыкара ярышларга әзерлек эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде. Ул бу хакта Казан Кремлендә узган киңәшмәдә җиткерде. Хөкүмәт рәисе Универсиадага әзерлек эшләрендә федераль, төбәк һәм шәһәр хакимияте органнарының үзара ярдәмләшеп эшләвеннән дә канәгать калуын ассызыклады.
05.05.2010
Бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин Казанда эш сәфәрендә Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды.
05.05.2010
Бүген Казанда Россия Премьер–министры Владимир Путин 2013 елгы Универсиаданың яңа футбол стадионы нигезенә таш салу тантанасында катнашты. Тантана стадион төзеләчәк урында булды, аны танылган телетапшырулар әзерләүче Тина Канделаки алып барды.
05.05.2010
Бүген Казанда Россия Премьер-министры Владимир Путин 2013 елгы Универсиаданың 7 яңа спорт объекты ачылу турында белдерде. Хөкүмәт җитәкчесе «Ватан», «Триумф», «Бустан», «Акчарлак», «Төзүче», «Мәскәү» һәм «Мирас» спорт комплексларын ачты.
Спорт корылмалары “дистанцион” режимда ачылды.
05.05.2010
Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга 2013 ел Универсиадасының Авылын тәкъдим иттеләр.
 
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Татарстан Республикасы башкаласына эшлекле сәфәр белән килде.

Битләр: << 2101 2102 2103 ( 2104 ) 2105 2106 2107 2108 2109 2110 >>