Яңалыклар

24.10.2011

2012 елның сентябрендә Казанда студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге мөһим халыкара чараны уздыру белән бәйле мәсьәләләр бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара ишкәкләрдә ишү спорты федерациясе (FISA) башкаручы директоры Мэтт Смит белән очрашуында күтәрелде. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “2013 ел Универсиадасы дирекциясе” автоном-коммерцияле булмаган оешмасы директоры Владимир Леонов, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, һ.б. катнашты.

24.10.2011

Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү Татарстан һәм Бөекбритания арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов илче вазифаларын башкаручы, Россия Федерациясенең Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия эшләрендәге вакытлы ышанычлысы Денис Киф белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.

24.10.2011

2011 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 98,2 миллиард сум тәшкил иткән.

23.10.2011

Хатын-кызларның "Динамо-Казан" волейбол клубы уңышлары белән волейбол белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны бермәбер артачак. Ул хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубы әгъзалары белән очрашуда белдерде. Әлеге команда 2010-2011 еллар Россия чемпионы исемен яулауга иреште. Тантаналы очрашуда ТР Дәүләт Советы, республиканың волейбол федерациясе башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, "Динамо-Казан" клубының җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары катнашты.

22.10.2011

ТР Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның кулга алыну сәбәпле ТР Президенты матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә. ТР җитәкчелеге алып бара торган ришвәтчелеккә каршы максатчан эш үзенең нәтиҗәләрен бирүен дәвам итә. 21 октябрьдә Казанда ришвәт алган вакытта Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеев кулга алынды. Хәзерге вакытта ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Югары Ослан муниципаль районы депутатларына Александр Тимофеевны район башлыгы вазыйфаларыннан азат итү турындагы мөрәҗәгате әзерләнә.

22.10.2011

Бүген Казанның “Баскет холл” бинасында "Сәламәт йөрәкләр" акциясе узды. Бу чараны тантаналы рәвештә ачуда дәрәҗәле кунаклар - ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко, “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәт йөрәкләр” проекты җитәкчесе, Бөтенроссия кардиологлар фәнни җәмгыяте президенты, академик Рафаэль Оганов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.

22.10.2011

Торакларны декабрьдә тапшырудан туктарга кирәк. Бу хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков торак төзелеше һәм тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорттагы гражданнарны күчерү адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.

21.10.2011
21 октябрьдә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Яңа Чишмәдә үзенең күчмә утырышын үткәрде. Депутатларның эш программасында җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү турындагы республика законнарын үтәү буенча Яңа Чишмә муниципаль районы тәҗрибәсен өйрәнү, шул уңайдан Петропавлов авылына барып килү, һәм күптән түгел генә ачылган «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексы белән танышу кертелгән иде.
21.10.2011

"Доступная среда" программасын тормышка ашырганда Татарстандагы республика һәм муниципаль хакимият органнары инвалид оешмаларының фикерләрен дә исәпкә алырга тиеш. Ул хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

20.10.2011

ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген Әлмәт муниципаль районында булды.

Битләр: << 1981 1982 1983 1984 1985 1986 1987 ( 1988 ) 1989 1990 >>