Валентина Липужина: «Яңа Чишмә районында җирле үзидарә органнарында фидакарь кешеләр хезмәт итә»
21.10.2011
21 октябрьдә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Яңа Чишмәдә үзенең күчмә утырышын үткәрде. Депутатларның эш программасында җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү турындагы республика законнарын үтәү буенча Яңа Чишмә муниципаль районы тәҗрибәсен өйрәнү, шул уңайдан Петропавлов авылына барып килү, һәм күптән түгел генә ачылган «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексы белән танышу кертелгән иде.
Әлеге комплексның утырышлар залында комитет утырышы узды. Аны ачып җибәреп, комитет рәисе Валетина Липужина районда җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыруга зур бәя бирде. «Петропавлов Бистәсендә күргәннәребез барыбызда да җылы тәэсир калдырды, - диде ул. – Һәм бу җирле үзидарә советы мисалында да, безнең комитетка хезмәт күрсәтүче бүлекнең биредә алдан эшләве йомгаклары буенча да Яңа Чишмә районында җирле үзидарә органнарында фидакарь кешеләр эшләвен күрдек».
Аннары депутатлар Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы Вячеслав Козловның җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү турындагы республика законнары үтәлеше хакында докладын тыңлады. Үз чыгышында ул муниципаль һәм җирле идарә органары эшчәнлеген закон нигезендә җайга салу белән бәйле сорауларны нәтиҗәле чишү өчен җирле властьларның һәм республика парламентының үзара эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте. «Бөтен эш безгә тапшырылып та реаль акчалар белән тәэмин ителмәгән вәкаләтләрне финанслауга килеп терәлә, - диде Вячеслав Козлов. - Әмма шуңа да карамастан, урыннарда үз дәрәҗәләрендәге власть вәкилләре булып хезмәт итүчеләр халык мәнфәгатен кайгырта беләләр». Зирекле һәм Шахмай авылларының җирле үзидарә советлары рәисләре кешеләр белән эшләүне оештыру, барлык җирле үзидарә органнары өчен дә уртак булган проблемаларны чишү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Җирле үзидарә органнары проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы депутатлары Ислам Галиәхмәтов, Хафиз Миргалимов, Владимир Кондратов, Роберт Миннуллин, Николай Рыбушкин, Андрей Симаков, Наил Хөснетдинов һәм шулай ук ТР юстиция министры урынбасары Минфаик Вафин катнаштылар.
Җәүдәт Юнысов, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге