Яңалыклар

12.11.2014
Бүген, 12 ноябрь көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның иң өлкән ял йортларыннан саналган «Ижминводы» шифаханәсе хезмәткәрләрен учреждениенең 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.
11.11.2014
Бүген “Бөтенроссия җирле үзидарә советы” ҖЧҖ Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең хисап-сайлау конференциясе узды. Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
11.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Уфада (Башкортостан). Монда Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак күчмә киңәшмәсе уза.

11.11.2014
Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, башкаланың зооботаника бакчасы да зур үзгәрешләр кичерәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, “Татинвестгражданпроект” институты объектны төзекләндерү буенча проект эскизы төзегән. Әлеге оешманың директоры Гадел Хөснетдинов бүген ТР Хөкүмәтендә узган брифингта хәбәр иткәнчә, “түгәрәк өстәл”ләр оештырып, проектны өйрәнәчәкләр, тикшерәчәкләр һәм бер ай эчендә ул расланырга тиеш. Зооботаника бакчасын төзекләндерү эшләре исә киләсе ел башына планлаштырыла.
10.11.2014
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимир Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, сәнгать әһелләре һәм Марсель Сәлимҗанов шәхесен, иҗатын ихтирам итүчеләр килгән иде.
10.11.2014

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, зур тантана уздырылды. Полиция вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, министрлык аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, эчке эшләр органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре, ТР буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм башкалар катнашты.

09.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Чаллы елгасы аша реконструкцияләнгән күперне карады.

Эш сәфәре «КАМАЗ-Мастер» командасы полигоныннан башланды, ул анда узышчылар белән очрашты һәм «Дакар-2015» катнашачак автомобильләрне карады.

Аннары Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән Рөстәм Миңнеханов ике шәһәр объектында булды, берсе – шул көннәрдә тәмамланган объект, икенчесенең төзелеше 2020 елга кадәр дәвам итәчәк.

09.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда.

Иртән Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары белән очрашты (полигонда), шулай ук «Дакар» раллида катнашучы автомобильләрне карап чыкты. Бүген үк «КАМАЗ-мастер» командасы ралли старт ала торган урынга китәчәк.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга уңышлар теләде.

08.11.2014

Татарстан җитәкчелеге Мәскәүдәге ватандашлар ярдәмен югары бәяли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласында узган "Татарстан якташлыгы" Россия иҗтимагый оешмасының гамәлгә кую утырышы барышында белдерде.  Утырышка электән Татарстан белән бәйле, әмма хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче иҗтимагый, сәяси эшлеклеләр, төрле йлкәләр белгечләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты. 

08.11.2014

Татарстан Республикасында шикәр заводларына 1,1 млн. тонна шикәр чөгендере китерелгән, бүгенге көнгә 107 мең тонна шикәр җитештерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.  Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

Битләр: << 1561 1562 1563 1564 1565 1566 1567 1568 ( 1569 ) 1570 >>