Рөстәм Миңнеханов РФ Иминлек Советы Секретаренең һәм РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә киңәшмәсендә катнашты

11.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Уфада (Башкортостан). Монда Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак күчмә киңәшмәсе уза.
Киңәшмә барышында нотыкларның берсе урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм Идел буе федераль округы регионнарында урман сәнәгате комплексын декриминальләштерүгә багышлана. Моннан тыш, Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан гаскәрләрне һәм халыкны радиацион, химик һәм биологик яклау системасын камилләштерү буенча өстәмә чаралар каралачак.
Киңәшмәдә федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, Идел буе федераль округындагы федерация субъектлары җитәкчеләре катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.