Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча 100 китап» күргәзмәсен карады.
Күргәзмә татар халкы тарихы музеенда ачылды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган иде.
Күргәзмә турында кыскача гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле композитор, «Россия композиторлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы София Гобәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов Софии Гобәйдуллинага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды. Дәүләт бүләге музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күп еллык иҗат эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә бирелде.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Бүген Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа тышкы эшләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр министры - Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Прак Сокхон әйәнде белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Камбоджа Корольлеге Премьер-министры Хун Сен белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-багланышларны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пномпень шәһәренә эш сәфәре кысаларында Камбоджа Җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлегенә эш сәфәре белән килде.
Иртәгә, 2016 елның 2 ноябрендә, төшкә кадәр Рөстәм Миңнеханов илнең эре халыкара туризм үзәге – Сиемреап шәһәре белән танышачак.
Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Камбоджа башкаласы Пномпень шәһәренә юнәләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Үзгәреш җиле” татар җыры фетиваленә багышланган брифингта журналистлар алдында ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, “Үзгәреш җиле” фестиваленең музыка җитәкчесе Вадим Эйленкриг, бөтен дөньяга танылган баянчы Айдар Гайнуллин чыгыш ясады.
Бүген Казанда Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды.
Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад потенциалын тәкъдир итү белән форумда катнашучылар алдында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстанның икътисади нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, дип хәбәр итте. Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер төбәкләре унлыгына керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайда Кытай компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Эшкуарларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эшендә катнашты.