Яңалыклар

23.10.2011

Хатын-кызларның "Динамо-Казан" волейбол клубы уңышлары белән волейбол белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны бермәбер артачак. Ул хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубы әгъзалары белән очрашуда белдерде. Әлеге команда 2010-2011 еллар Россия чемпионы исемен яулауга иреште. Тантаналы очрашуда ТР Дәүләт Советы, республиканың волейбол федерациясе башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, "Динамо-Казан" клубының җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары катнашты.

22.10.2011

ТР Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның кулга алыну сәбәпле ТР Президенты матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә. ТР җитәкчелеге алып бара торган ришвәтчелеккә каршы максатчан эш үзенең нәтиҗәләрен бирүен дәвам итә. 21 октябрьдә Казанда ришвәт алган вакытта Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеев кулга алынды. Хәзерге вакытта ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Югары Ослан муниципаль районы депутатларына Александр Тимофеевны район башлыгы вазыйфаларыннан азат итү турындагы мөрәҗәгате әзерләнә.

22.10.2011

Бүген Казанның “Баскет холл” бинасында "Сәламәт йөрәкләр" акциясе узды. Бу чараны тантаналы рәвештә ачуда дәрәҗәле кунаклар - ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко, “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәт йөрәкләр” проекты җитәкчесе, Бөтенроссия кардиологлар фәнни җәмгыяте президенты, академик Рафаэль Оганов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.

22.10.2011

Торакларны декабрьдә тапшырудан туктарга кирәк. Бу хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков торак төзелеше һәм тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорттагы гражданнарны күчерү адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.

21.10.2011
21 октябрьдә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Яңа Чишмәдә үзенең күчмә утырышын үткәрде. Депутатларның эш программасында җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү турындагы республика законнарын үтәү буенча Яңа Чишмә муниципаль районы тәҗрибәсен өйрәнү, шул уңайдан Петропавлов авылына барып килү, һәм күптән түгел генә ачылган «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексы белән танышу кертелгән иде.
21.10.2011

"Доступная среда" программасын тормышка ашырганда Татарстандагы республика һәм муниципаль хакимият органнары инвалид оешмаларының фикерләрен дә исәпкә алырга тиеш. Ул хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

20.10.2011

ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген Әлмәт муниципаль районында булды.

20.10.2011

Бүген Лениногорскида тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Тантанада ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.

20.10.2011
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы 26 октябрьдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
19.10.2011

Сентябрьдә Татарстанда 1,223 млн. дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелгән. Шуларның яртысыннан күбрәге - ЮХИДИ штрафларын түләү. Ул хакта бүген дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен электрон рәвештә бирүгә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков үткәрде.

Битләр: << 1971 1972 1973 1974 1975 1976 1977 1978 ( 1979 ) 1980 >>