Яңалыклар

13.08.2014
Татарстан Республикасында 2014 елның беренче яртыеллыгында тулай төбәк продукты күләме 746,8 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш темпы чагыштырмача бәяләрдә 101,2% тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына 100,6% тәшкил иткән.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында килешүне имзалау процедурасы барышында белдерде. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
13.08.2014
Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасының Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешү имзаланды.

Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасының Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзаларын куйдылар.
12.08.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашуы барышында Рәҗәп Тайип Эрдоганга Төркия Республикасындагы президент сайлауларында җиңүе уңаеннан котлау белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
12.08.2014
Татарстан Республикасында урып-җыю барышында 3,1-3,2 млн. тонна иген сугып алыначак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Брифинг уңыш җыю һәм мөгезле эре терлек өчен азык әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә on-line режимында трансляцияләнде.
11.08.2014

Казан вертолет заводы – Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы, предприятие продукциясен дөньяның йөздән артык илендә беләләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолет заводы» ААҖ (КВЗ) хезмәткәрләренең активы белән очрашуда хәбәр итте.

11.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Фортэкс” компанияләр төркеменең җилләтү системалары һәм металл корылмаларын җитештерү белән танышты. Ул компаниянең Казандагы җитештерү базасына барды.

11.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының яңа буяу-төзекләндерү цехында булды. Яңа цехта заманча җиһазлар урнаштырганнар, шул исәптән җиде буяу-киптерү камералары, вертолетлар өслеген буяуга әзерләү бокслары, буяу эшләрен алып барганда температура-дымлылык режимын автоматлы рәвештә тәэмин итүче җиһазлар.

11.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыгында булганда «Химград» технополисының торышы һәм үсеш перспективалары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрделәр.

11.08.2014

Бүген Казанда “Тасма” ФҖП” ҖЧҖтә яңа преспективалы производство эшен башлады. 80 еллык тарихы булган предприятие үзенә яңа юнәлеш ачты – җылылык тота торган барьерks тасма җитештерү. Җитештерүне тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук тантанада ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин катнаштылар.

10.08.2014

Татарстан Республикасында 2014 елның 10 августына 545 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданнарның 34%ында игеннәр суктырылган. Бөртеклеләр барлыгы 1234 мең тонна җыелган, шул исәптән көзге бодай – 494,7 мең тонна. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Битләр: << 1571 1572 1573 1574 ( 1575 ) 1576 1577 1578 1579 1580 >>