Казанда ачылган "Хәрәкәттә" Coca-Cola паркында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин озата йөрделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар. Татарстан Республикасы Президенты эшкә – велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде.
Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә рус галиме, Петербург фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салган Василий Энгельгардтны күчереп җирләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Астанада, Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында, киң колач белән Сабан туе уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.